Милли хәрәкәт мәсьәләләре турында сөйләшү

Милли хәрәкәт мәсьәләләре турында сөйләшү

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген Журналистлар йорты бинасында татар иҗтимагый оешмаларының «Милли Шура» берлеге татар матбугат чаралары катнашында матбугат конференциясе үткәрде. Ул Россия һәм Татарстандагы соңгы вакыйгаларга һәм милли хәрәкәт мәсьәләләренә багышланды.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Рәшит Ягъфаров әлеге оешманың башкарган эшләре турында сөйләде һәм милли хәрәкәттәге катлаулы процессларга бәя бирде. Ул шулай ук БТИҮнең 2нче апрельдә уздырылачак корылтаена әзерлекнең барышына да тукталды. Мәгълүм булганча, «БТИҮнең Казан бүлеге» һәм «БТИҮнең оештыру комитеты» дигән исем астында З.Зәйнуллин һәм Ю.Камалетдинов җитәкчелегендә хәрәкәт итүче төркем дә 11—12 мартта Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең корылтаен уздыруы турында хәбәр итте. Бу уңайдан Р.Ягъфаров ике корылтай уздыру чынлыкта БТИҮне таркалуга китерәчәк һәм әлеге бердәнбер сәяси оешманы юк итәчәк дип белдерде. Матбугат чараларын да ул татар халкының бердәмлеген саклап калуга битараф булмаска һәм бу мәсьәләләрне объектив төстә яктыртырга чакырды.

«Татар халкының Латин фронты» хәрәкәте координаторы Фәндәс Сафиуллин исә «Милли Шура» берлегенең төп бурычлары һәм алдагы планнары белән дә таныштырды. Татарстанны республика буларак һәм татар халкын милләт буларак саклап калу идеясен яклаучы һәр оешманы, һәр кеше безнең фикердәш дип саныйм, диде ул. Безнең идеябез өчен көрәштә көч куллану, шулай ук милли һәм дини каршылыклар китереп чыгару булмаска тиеш, дип ассызыклады Ф. Сафиуллин. «Милли Мәҗлес» оешмасы вәкиле Зөһрә Айсина «Милли Шура»ның эшчәнлеге белән «Милли Мәҗлес» газетасы аша танышырга мөмкин булачак, дип игълан итте. Әлеге оешманың «Милли Мәҗлес» дигән сайты да бар икән, ә бу көннәрдә газетаның татар телендәге электрон варианты әзерләнә.

Матбугат конференциясендә катнашучыларга «Милли Шура»ның барлык милли оешмаларга да юллаган мөрәҗәгате таратылды. Анда Татарстан мөстәкыйльлеге, шулай ук милләт хокуклары өчен көрәштә бердәмлеккә өндәү сүзләре бар. «Милли Шура» бу матбугат конференциясендә «Чын татар радиосын торгызыйк» дигән белдерү белән дә чыкты. Анда татар халкының мөстәкыйльлеккә хокуклары чикләнүдә үзебезнең битарафлыгыбыз гаепле дигән фикер чагылган.