10 февральнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Филүс Каһиров бүген Нью-Йоркта чыгыш ясый, Казанда Галиәсгар Камалга багышланган хәтер кичәсе узачак, синоптиклар томан һәм бозлавык турында кисәтә.

Филүс Каһиров бүген Нью-Йоркта чыгыш ясый / Америкага һəм Канадага беренче гастрольләре булуын җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә хәбәр иткән иде.

Болгарда IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм Коръән хафизлар бәйгесе узачак / Чарада төрле яшьтәге ир-атлар катнаша ала.

Татар әкияте буенча эшләнгән мультфильм Суздаль анимация фестивалендә катнаша / "Гөлнәзек - диюләр җиңүчесе" мультфильмы федераль субсидия хисабына төшерелгән.

Казанда Галиәсгар Камалга багышланган хәтер кичәсе узачак / Сценарий авторы, режиссер һәм кичәне алып баручы - Татарстан Республикасының халык артисты Луара Шакирҗанова.

2018 елда Болгарга 520 меңнән артык кеше килгән / Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында узган коллектив җыелышында 2018 ел эшенә йомгак ясалды һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Чаллыда Нурбәк Батулла катнашында «Хуш, Агыйдел!» драмасын тәкъдим итәчәкләр / Чаллы татар драма театрында труппа режиссеры Фаил Ибраһимов җитәкчелегендә репетицияләр бара.

Синоптиклар томан һәм бозлавык турында кисәтә / Төнлә термометр баганалары - 11 градуска кадәр, аязган вакытта - 16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.