Мари Республикасында татар теле буенча укулар

Мари Республикасында татар теле буенча укулар

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Дания Моисева). Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының (1 февральдән Укытучыларның белемен үстерү институты шулай дип атала) татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы хезмәткәрләре Йошкар-Олада татар телен һәм әдәбиятын укыту буенча курслар үткәрде. Мари Эл Республикасының Мәгариф институтында узган бу укулар татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешүче укытучылар һәм шуларда җиңүче югары сыйныф укучылары өчен оештырылды.

Курсларда татар телен һәм әдәбиятын укытудагы актуаль мәсьәләләр турында сүз барды. Мари төбәге татар теле укытучылары укыту өчен методик кулланмалар җитмәвен белдерде. ТР Мәгариф үстерү институты вәкилләре мари теле буенча ачык дәресләрдә дә катнашты.

Казан белгечләре әлеге курслар кысаларында татар китаплары, дәреслекләр һәм методик кулланмалар тупланган күргәзмә дә оештырган иде. Киләсе айда күрше республиканың югары сыйныф укучылары Казанда узачак чит төбәкләр укучылары арасындагы татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада катнашачак.