Кырымда Сталинга һәйкәл куелу мәсьәләсе зур сорау астында кала

Кырымда Сталинга һәйкәл куелу мәсьәләсе зур сорау астында кала

(Симферополь, 10 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырым хөкүмәте рәисе Сергей Куницын белдерүенчә, Кырым автономияле Республикасы хөкүмәте һәм хакимиятләре тарафыннан И.Сталинга һәйкәл кую буенча бернинди дә карар кабул ителмәгән. Кырым парламенты вице-спикеры Илми Үмәров хәбәр итүенә караганда, Ялта һәм Ливадия хакимият органнарына да И.Сталин, У.Черчилль, Ф.Рузвельтка һәйкәл кую өчен җир бүлеп бирү турында бернинди дә гариза җибәрелмәгән.

Бу һәйкәлне куюда башлап йөрүче һәм әлеге идеяне илһамландыручы вице-премьер Владимир Казарин республика телевидениесе аша ясаган чыгышында, җәмәгатьчелек әле бу мәсьәләне уңай чишүгә әзер түгел һәм әлеге мәсьәлә буенча туган барлык фикерләрне дә исәпкә алып, җәмәгать тыңлаулары үткәрергә кирәк булыр, диде.

Белгәнебезчә, бу һәйкәлне Ливадиядә куюга, барысыннан да бигрәк, Кырым татарлары каршы торды. Хәзер И.Сталинның Кырымга “килүе” зур сорау билгесе астында калды.