Гашыйклар көнендә мәхәббәтне яклыйк

Гашыйклар көнендә мәхәббәтне яклыйк

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). 14 февральдә – Гашыйклар көнендә республиканың һәм Казанның СПИДка каршы көрәш үзәге «Мәхәббәтне яклыйк» шигаре астында акция үткәрәчәк. Әлеге акция Халыкара «ВИЧ/СПИДка каршы көрәш буенча глобаль фонд»ның «ГЛОБУС» проекты кысаларында Татарстан территориясендә узучы беренче массакүләм чара. Безнең республика Россиянең ун төбәге исәбендә анда катнашуга грант яулады.

14 февральдә Казан югары уку йортларында «XXI гасыр афәтен» кисәтү чараларын белүгә викториналар һәм бәйгеләр узачак. Шәһәр автоягулык станцияләрендә шул ук темага сорашу үткәреләчәк. Иң хәбәрдар кешеләрне бүләкләр көтә. 13.30да акциягә «Пульс-радио» кушыла, аның дулкыннарында туры эфирга ВИЧны җенси юл белән йоктыруны кисәтүгә багышланган тапшыру чыгачак. Шушы ук темага кичәләр ЦКЖ һәм «Доктор-клуб»та үтәчәк.