news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан беренче Халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итүгә әзерләнә

Авыл хуҗалыгы һәм Яшьләр эшләре министрлыклары җитәкчелеге авыл белгечләре шәһәрнекеннән бернәрсәсе белән дә аерылмавына ирешергә кирәклеген әйтә.

Казан беренче Халыкара авыл яшьләре конгрессын кабул итүгә әзерләнә
Султан Исхаков

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 6-9 февраль көннәрендә Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак. Әлеге чара авыл территорияләрен үстерү буенча уңышлы механизмнарны кертү, яшьләр авыл оешмалары белән хезмәттәшлек өчен платформа булыр дип ниятләнә. Конгресска багышлап, бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясе узды.

ТР аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Диләрә Шувалова сүзләренчә, конгресста РФ субъектларыннан һәм башка илләрдән 250дән артык авыл яшьләре вәкилләре катнашачак. 18-35 яшьтәге кешеләр чакырыла — авыл яшьләре белән эшләүче иҗтимагый оешма вәкилләре, яшь эшмәкәрләр, агросәнәгать тармагы хезмәткәрләре. «Бүгенгә 25 ил теләк белдерде. Конгресста катнашырга теләүчеләр 15 гыйнварга кадәр теркәлә ала», — диде.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов Россия Хөкүмәте тарафыннан «2020-2025 елларга авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасы кабул ителгәнен искәртте. Торак төзү, грант ярдәме, авыл ипотекасы кебек чаралар гамәлгә ашырылачагын әйтте.

«Без авылда тормыш сыйфаты югары булуын, авыл яшьләре үзен кимсетелгән итеп хис итмәве өчен тырышабыз. Мондый темплар белән тиздән шәһәр һәм авыл чиге калмас та», — ди Марсель Мәхмүтов.

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков авыл киләчәге яшьләр, яшь белгечләр кулында булуын искәртте. «Конгрессның төп бурычы — авыл территорияләре, яшь белгечләр белән эшләү буенча халыкара дәрәҗәдәге практикаларны өйрәнү. Бүген республика өчен бу яңа мәсьәлә түгел», — диде. Татарстанда авыл яшьләренә кагылышлы программа гамәлдә булганын искәртте.

«Без лаеклы шартлар тудыруга йөз тотарга тиеш. Авыл белгечләре шәһәрдә яшәүчеләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмавына ирешергә кирәк. Конгресс кысаларында без авыл яшьләренә ярдәм буенча технологияләрне өйрәнәчәкбез, үзебезнең яшьләр белән эшләү буенча сыналган вариантларны күрсәтәчәкбез», — диде Ринат Садыйков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100