10 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Хезмәт хакын вакытында түләмәгән директорларга карата җитди чаралар күреләчәк, Диния нәзарәте имамнар тормышын яктыртуга багышланган бәйге игълан итә.
Хезмәт хакын вакытында түләмәгән директорларга карата җитди чаралар күреләчәк - Песошин / Премьер-министр хезмәт хакы вакытында түләнүен контрольдә тота торган органнарга бурычлылар белән эшне җанландырырга кушты.«Татарча лайфхак» проектының өченче чыгарылышы әзер булды / Яңа чыгарылышта татар егетләре биюен биергә өйрәтәләр.Мәктәп укучыларына ашауны өйдән алып килүне тыярга мөмкиннәр / Ашханәләрдә кислород коктейльләре барлыкка киләчәк, аларны медицина хезмәткәре күзәтүендә генә кулланырга мөмкин булачак.Татарстан Диния нәзарәте имамнар тормышын яктыртуга багышланган бәйге игълан итә / Беренче урын яулаган җиңүчегә 40 мең сум акча биреләчәк.Бөтендөнья банкы ярдәме белән Татарстан фәкыйрьлеккә каршы көрәш алып барачак / "Ярлылыкка каршы көрәш ул - ташламалар һәм пособие өләшү генә түгел, яхшы хезмәт хакы, мәгариф системасы һәм социаль инфраструктура", - ди министр.Камал театрына 45 мең сумлык билетлар алып, "Ай тамашачысы" бәйгесендә җиңүче билгеле / Театр сайты аша максималь суммага билет сатып алган тамашачы, бөтен алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэкка ия була.2019 елда пенсиягә яшь буенча түләнә торган өстәмә акча 400 сумга артачак / 2019 елда 80 яшьтән соң түләнә торган өстәмә акча 5334 сумны тәшкил итәчәк.Быел Татарстанда пенсия яшенә якынлашып килүче 2 меңнән артык кеше укытылачак / Пенсия алды яшендәге кешеләрне укыту өчен акча федераль бюджеттан бүлеп биреләчәк.