2018 елның беренче атнасында Татарстанда ОРВИ белән 5,5 мең кеше авырган

ОРВИ белән авыручылар саны, узган атна белән чагыштырганда, 40 процентка әзәйгән.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). 2018 елның беренче атнасында Татарстанда ОРВИ белән 5 мең 598 кеше авырган. Бу хакта Россия кулланучылар күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 елның 25 -31 декабрь көннәрендә ОРВИ белән 9 мең 528 кеше авырган. Шул рәвешле, хәзер авыручылар саны 40 процентка әзәйгән.