“Википедия” 10 еллыгын билгеләп үтә

2001 елның гыйнварында эшли башлаган “Википедия” бүген Интернеттагы иң эре һәм иң популяр белешмәлек

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Бу көннәрдә “Википедия” виртуаль энциклопедиясе 10 еллыгын билгеләп үтә.
Әлеге универсаль белешмәлектә бар нәрсә турында мәгълүмат табарга мөмкин. Аны кешелекнең уннарча мең автор тарафыннан йөзләрчә телдә язылган үзенчәлекле тарихы дип атарга була. “Википедия”гә Джимми Уэйльс нигез сала. Дөньяда көненә уннарча миллион кеше файдалана торган бу Интернет-ресурс нигез салучыга бер цент та табыш китермәгән. “Википедия” рекламадан азат, аның хезмәткәрләренең берсе дә хезмәт хакы алмый. Әлеге Интернет-ресурс – белемнең көч икәненә инанган энтузиастларның “иҗат җимеше”.
“Википедия” даими рәвештә яңартыла тора. Һәр секунд саен әлеге уникаль виртуаль энциклопедия яңа белем белән тулылана. Аның атамасы “вики” (сайтлар төзү өчен технологияләр) һәм “энциклопедия” сүзләреннән алынган. Анда дөнья энтузиастлары тарафыннан язылган 17 миллионнан артык мәкалә (шуның 645945 е- рус телендә) урын алган. Аларның барысын да диярлек сайтка керүче һәркем үзгәртә ала. “Википедия”дә катнашучыларны википедистлар дип атыйлар. Әлеге Интернет-ресурс бүген дөнья кулланучылары арасында иң популяр булган веб-сайтлар бишлегенә керә. Аңа аена 400 миллион кеше мөрәҗәгать итә.