Универсиада-2013 волонтерлары балалар өчен Яңа ел бәйрәмнәре оештыруда катнашты

27 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр активистлар бүләкләр өләште, уеннар һәм бәйгеләр оештырды, 2013 елда узачак Универсиада хакында мәгълүмат бирде


(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Универсиада-2013 нең 30 волонтеры 11 көн дәвамында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” ярдәмендә “Изумрудный город” театры әзерләгән “Маша өчен могҗиза” спектаклен уздыруда ярдәм итте.
27 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр активистлар бүләкләр өләште, уеннар һәм бәйгеләр оештырды, 2013 елда узачак Универсиада хакында мәгълүмат бирде. Моннан тыш, волонтерлар балаларны Универсиада символы булган Юни белән фотога төшерде. Бу фотолар белән 2013 елгы Казан Универсиадасының рәсми сайтында kazan2013.ru танышып була.
Билгеле булганча, Универсиада-2013 волонтерлары “Казан-2013” Башкарма дирекциясе” оештыра торган барлык спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларда катнаша. Соңгы 3 айда гына да активистлар 20 чарада катнашкан.