Казанда тагын кар явачак

11 гыйнвар төнендә һәм иртән Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән һава температурасының -24-26 градуска кадәр төшүе көтелә.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”).Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, сишәмбе көнне республикада алмашынучан болытлы һава, кайбер районнарда, шул исәптән Казан шәһәрендә кар явуы көтелә. 11 гыйнвар көндез башкалада һава температурасы минус 9 - минус 11 градус чамасы булачак. Татарстан буенча 8 градустан 20 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.
11 гыйнвартөнендә һәм иртән Татарстанның көнчыгыш районнарында урыны белән һава температурасының -24-26 градуска кадәр төшүе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.