Россия тимер юлларында 3 елга исәпләнгән инвестиция программасы гамәлгә ашырыла

Быел «Россия тимер юллары» ААҖ йөк әйләнешен – 4,3, пассажирлар әйләнеше күләмен 3 процентка арттырыга ниятли
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). «Россия тимер юллары» ААҖ 2008-2010 елларга исәпләнгән инвестиция программасын гамәлгә ашыра башлады. Компания президенты Владимир Якунин белдергәнчә, агымдагы елда йөк әйләшеше күләмен – 4,3, ә пассажирлар әйләнеше күләмен 3 процентка артыру бурычы куелган.
Инвестиция программасының 2008 елгы өлеше өчен 405 млрд. сум күләмендә финанс чаралары каралган. Бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга артыграк. Әлеге финанслар 2008 елга компания алдына куелган стратегик бурычларны хәл итәргә ярдәм итәр дип ниятләнә. Алар – финанс-икътисади эшчәнлек параметрларын яхшырту, идарә системасын камилләштерү, инфраструктура һәм күчмә составны модернизацияләүне тизләтү, ил һәм дөньяның транспорт бизнесы өлкәсендә компания позициясен ныгыту.