news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Меңьеллык елында Алабугада 2 миллион сумлык сувенир сатылган

Узган ел Алабуга музейларында 2 миллион сумнан артык сувенир продукциясе сатылган

(Алабуга, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). 2007 елда Алабуга музейларында 2 миллион сумлык сувенир продукциясе генә сатылган. Сувенирлар шулай ук туристлар утырган теплоходлар килеп туктый торган пристаньда да сатылган.
Юбилей елында 12 шәхси күргәзмә тәкъдим ителгән. Үз эшләрен Владимир Акимов, Сергей Андрияка, Кытай кунагы Ван Хуа Фан күрсәткән. Түбән Кама рәссамы Валерий Шимановскийның мейл-арт стилендәге эшләре дә игътибарсыз калмады. Рәссам үзе күргәзмәсен шәһәргә бүләк итүе хакында белдерде.
Бүгенге көндә Алабуга музей-тыюлыгы 24 юнәлеш буенча эшли. Бу елга да планнар аз түгел. Аларның иң зурысы – Алабугада Спас ярминкәсе һәм чаң тавышы фестивален уздыру.



news_right_1
news_right_2
news_bot