Белемен Россия һәм чит илдә камилләштерергә теләүчеләр ТР Грантына дәгъва кыла ала

РФ һәм чит илләрнең әйдәп баручы белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә уку һәм стажировка үтү өчен ТР Хөкүмәте грантына конкурска документлар кабул ителә
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсе буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә уку һәм стажировка үтү өчен 2008 елда ТР Хөкүмәте грантына конкурс сайлавында катнашу өчен документлар кабул итүен дәвам итә. Казан дәүләт университетының рәсми сайтында КДУ ның халыкара элемтәләр идарәсе белдергәнчә, конкурста үз көчен Татарстанда теркәлгән югары уку йортлары студентлары, аспирантлары, яшь галимнәр, профессор-мөгаллим составы сынап карый ала.
КДУ студентлары, аспирантлары һәм хезмәткәрләренә өстәмә мәгълүмат алу өчен уку-методик идарәгә (төп бина, 111 кабинет) Кадрия Фәтхулловага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Конкурста катнашу өчен документларны 2008 елның 20 гыйнварына кадәр тапшырып бетерү зарур.
Чит илләрдә белемнәрен камилләштерергә теләүче студентлар һәм аспирантларның уку йортында өлгерешлелегенең югары, мактаулы күрсәткечләргә ия булуы, чит телдә ирекле сөйләшүе мөһим. Яшь галимнәрнең югары белемле булуы шарт. http://g2p.tatar.ru/rus/grant_2008.htm сайтында ТР Грантына дәгъва кылучылар өчен тулырак мәгълүмат урнашкан.