Алман-Россия Форумы журналистларны сайлап алу конкурсы үткәрә

Алман-Россия Форумы Россия журналистларына Алманиядә массакүләм мәгълүмат чараларында стажировка узу мөмкинлеген тудыра
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Матбугат битләрендә һәм радиоэфир аша каләмен чарлаучы студентларга, Алман-Россия Форумы журналистлары өчен гамәлгә куелган алты атналык стипендиягә конкурста катнашу мөмкинлеге тудырыла.
Стипендиягә дәгъва итүчеләрдән документлар агымдагы елның гыйнвар ае ахырына кадәр кабул ителә. Бу хакта Казан дәүләт университетының рәсми сайтында КДУның Халыкара элемтәләр идарәсе хәбәр итә.
М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Ирекле Россия-Алман публицистика институты белән интенсив төстә хезмәттәшлек итүче Алман-Россия Форумы, 2008 елда ундүртенче мәртәбә, журналистика яки германистиканы өйрәнүче Россия студентларына Алманиядә җиде атналык стажировкалар өчен стипендияләр бүлеп бирә. Стажировка газета, журналларда, радио яки телевидение редакцияләрендә, төрле оешмаларның җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча бүлекләрдә алты атналык эшне, шулай ук практиканың башында, уртасында һәм азагында барлык стипендиатлар өчен өч семинардан гыйбарәт программаны күзаллый.
Проект Алмания тышкы эшләр министрлыгы һәм Алмания академик алмашулар хезмәте тарафыннан финанслана. Телдән һәм язма сайлап алу конкурсы 2008 елның мартында Мәскәүдә узачак. Оештыручылардан кала, анда немец матбугаты һәм Алмания Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре катнашачак.
Эзләнүчеләргә немец телен камил белү, журналистика һәм публицистиканы өйрәнүче студент статусына ия булу (журналистика белән шөгыльләнүче башка факультет студентларыннан да гаризалар кабул ителә), журналистика өлкәсендә тәҗрибә кебек таләпләр куела.