news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» хәбәрчесе коррупциягә каршы торуга багышланган бәйгедә җиңде

«Коррупциягә журналист карашы» конкурсында Энҗе Габдуллинаның 5 эше тәкъдим ителде.

«Татар-информ» хәбәрчесе коррупциягә каршы торуга багышланган бәйгедә җиңде
Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Татар-информ»ның татар редакциясе хәбәрчесе Энҗе Габдуллина республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләрен иң яхшы яктырту буенча «Коррупциягә журналист карашы» бәйгесендә җиңде.

Журналист «Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе» номинациясендә беренче урын алды.

«Конкурска ел буе язылган биш мәкаләмне тәкъдим иттем. Аларның өчесе авылларда юл булмау, берсе — балалар арасында флорбол буенча ярышка берничә команданы кертмәү, тагын берсе — ятимгә фатир бирмәү турында», — диде Энҗе Габдуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Коррупциягә журналист карашы» бәйгесен «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы үткәрде.

Конкурс «Вакытлы матбугат басмаларында коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе», «Коррупциягә каршы иң яхшы телесюжетлар сериясе», «Коррупциягә каршы иң яхшы радиосюжетлар сериясе», «Интернет басмаларда коррупциягә каршы иң яхшы язмалар сериясе» номинацияләрендә узды. Шулай ук «Коррупциягә каршы иң яхшы журналист тикшеренүе» дигән махсус номинация дә бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100