Минзәләдә Яңа елны каршыларга иң яхшы әзерләнүчеләр арасында конкурс игълан ителде

Яңа ел бизәләшенә бәя биргәндә инновацион якын килү исәпкә алыначак.

(Минзәлә, 9 декабрь, «Татар-информ», «Минзәлә-информ», Илдус Шаһиев). Минзәлә шәһәрендә һәм районда Яңа елны каршыларга иң яхшы әзерләнүчеләр арасында традицион конкурс быел да үткәреләчәк. Шул хактагы карарга район башлыгы Айдар Салахов имза куйды.

Конкурста авыл җирлекләре, эшмәкәрләр, юридик һәм физик затлар катнаша ала. Финанс һәм башка мөмкинлекләрне искә алып конкурс балалар бакчалары, мәктәпләр һәм уку йортлары, шәһәр предприятияләре һәм эшмәкәрләр, күп катлы һәм шәхси йортлар номинацияләрендә үткәреләчәк.

Конкурска 24 декабрьдә нәтиҗә ясала. Конкурска катнашучыларга бәя биргәндә жюри әгъзалары бина бизәлешнең сәнгати югарылыгына түгел, кардан, боздан төрле фигуралар ясауга һәм тулы комплексны тәкъдим иткәндә инновацион якын килү исәпкә алыначак.

«Үзегезнең йортыгызны, эш урыныгызны башкаларга караганда матур һәм гадәттән тыш бизәдек дип саныйсыз икән, „Татмедиа“ агентлыгының Минзәлә филиалына хәбәр итегез», диелгән хәбәрдә.