news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда журналист Алексей Краснов белән хушлаштылар

Журналист 8 декабрьдә каты авырудан соң вафат булды, аңа 58 яшь иде.

Казанда журналист Алексей Краснов белән хушлаштылар
Михаил Захаров

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Елена Симакова). Бүген Казанда танылган журналист, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Алексей Краснов белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга күпсанлы хезмәттәшләре һәм дуслары килгән иде. Тантана Арча зираты территориясендә гыйбадәтханә янында узды.

Алексей Краснов хезмәт эшчәнлеген «Комсомолец Татарии» басмасында башлый, ә аннары чирек гасырдан артык «Казанские ведомости» газетасында эшли, анда баш мөхәррир урынбасары вазифасын башкара.

Гражданнар панихидасын ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов ачты.

«Без Алексей белән бер төркемдә укыдык, ул гаҗәеп кеше иде: һәрвакытта да күңелле, үз-үзенә нык ышанган кеше булды, — дип сөйләде ул. — Бишенче курста ук „Комсомолец Татарии“ның штаттагы хәбәрчесе булды».

Хушлашу мәрасимендә шулай ук «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков чыгыш ясады. Аның фикеренчә, Краснов үз һөнәренә тугрылыклы сирәк кешеләрнең берсе: «Күз алдына китерәсезме, ул гомере буе массакүләм мәгълүмат чараларында эшләде. Журналист һөнәренә ул бер генә көн дә хыянәт итмәде. Бу бик азларга бирелә. “Казанские ведомости" өчен Алексей Петрович асылда төп таяныч булды».

Краснов Татарстан Журналистлар берлегенең иң яхшы осталарының берсе булды, ди «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова. Матбугат басмасы җитәкчесе коллегасының үлемен зур югалту дип атады.

«Ул бик югары класслы профессионал иде, — дип искәртте Якупова. — Ул үзенең барлык фикерләрен һәм идеяләрен газетабызны булдыруга кертте. Нәкъ менә аның ярдәмендә без укучыларыбызның шундый зур даирәсенә ия. Ул безнең белән 25 ел эшләде. Без аның белән Казанның меңъеллыгын да, Универсиаданы да, Футбол буенча дөнья чемпионатын да каршы алдык. Эрудицияле һәм белемле, теләсә нинди проблеманы хәл итә ала торган шәхес иде».

Якыннары хатирәләре буенча, Краснов ышанычлы дус һәм чын интеллектуал булган. Ул башка кешеләргә генә түгел, үзенә дә ирония белән карый алган. Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәркемгә һәрвакыт булышкан.

Журналист 8 декабрьдә каты авырудан соң вафат булды. Аңа 58 яшь иде. Җеназа бүген Алексей Красновның туган шәһәрендә, Алексеевск районының Биләр бистәсендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100