Актаныш районы җитәкчелеге цифрлаштыру буенча укуда катнашты

Беренче лекция онлайн узды. 

(Актаныш, 9 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актаныш районы җитәкчелеге цифрлаштыру буенча укуда катнашты. Беренче лекция кичә онлайн узды. 

Укулар 2022 елның гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Казан шәһәренең В. Г. Тимирясов исемендәге инновацион университеты рйон Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, бүлек башлыклары һәм район белем бирү учреждениеләренең җитәкчеләре өчен цифрлаштыру буенча укулар башлап җибәрде.