news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Нуриевлар клиника»сына «сакчыл җитештерү» өчен бронза статус бирелде

Татарстан клиникасы япон менеджментын кулланылышка керткән өчен мактау алган беренче медицина оешмасы булды.

«Нуриевлар клиника»сына «сакчыл җитештерү» өчен бронза статус бирелде
предоставлено Клиникой Нуриевых

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). «Нуриевлар клиникасы» («Клиника Нуриевых») «сакчыл җитештерү» технологиясен үстергән өчен халыкара танылу алды. Япониянең Нагоя шәһәрендә «Тойота Инжиниринг Корпорэйшн» (Toyota Engineering Corporation) компаниясе идарәсе рәисе Тосио Хорикири клиника вәкиленә медаль һәм «Тойота» ның җитештерү системасын кулланылышка кертү буенча бронза дәрәҗәсе сертификатын тапшырды.

«Сакчыл җитештерү» һәм аңа бәйле Кайдзен туктаусыз яхшырту фәлсәфәсе — беренче булып Япониянең «Тойота» автомобиль корпорациясендә тормышка ашырылган принципларга нигезләнгән менеджмент системасы. Система чыгымнарны киметергә, ресурсларны күпкә нәтиҗәлерәк кулланырга һәм персоналны активлаштырырга ярдәм итә торган идарә итү инструментларын үз эченә ала. «Тойота Инжиниринг Корпорэйшн» әлеге системаны икътисадның бик күп тармакларында җәелдерү белән шөгыльләнә. Бу инструментларны уңышлы эшләтеп җибәргән компанияләр бронза, көмеш, алтын дәрәҗәләрен ала.

«Нуриевлар клиникасы» балага уза алмау, гинекология һәм урология проблемаларын дәвалау өлкәсендә хезмәт күрсәтүләре белән Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә яхшы танылган. Клиникада «Кайдзен» 2010 елдан бирле тормышка ашырыла.

— «Тойота» компаниясеннән сакчыл җитештерү өчен бронза статусы бирелү безнең күпьеллык хезмәтне тану. Әмма бүләкләр алу беркайчан да безнең алга куелган максат булмады. Шәхси клиника икътисади яктан нәтиҗәле булырга тиеш. Сыйфатны төшерү һәм безнең артык хезмәтләрне мәҗбүриләп тагу медицина бурычларына каршы килә. Шуңа күрә без «Тойота»ның җитештерү системасына игътибар иттек. Ул югалтуларны ачыкларга, хезмәтләрнең сыйфатын һәм пациентларга тудырылган уңайлы шартларны күтәрергә ярдәм итә. Япониядәге хезмәттәшләр белән аралашудан шуны әйтә алам, бу алымнарның медицинада да эшләвен белгәч алар гаҗәпләнде», — дип сөйләде Ильяс Нуриев.

«Нуриевлар клиникасы» бронза дәрәҗәгә чыккан беренче медицина оешмасы булды.

— Берничә ел элек без бер семинарда Нуриев Ильяс Рафаэль улы белән таныштык. Ул «Тойота»ның җитештерү системасы принципларын үз бизнесында иҗади куллануы белән үзенә игътибарны җәлеп итте. Ул башкарып чыккан иң мөһим әйбер — бу процесска клиниканың персоналын җәлеп итә алган. Шуңа күрә Япония экспертлары тарафыннан бирелгән югары бәя бик лаеклы. «Тойота Инжиниринг Корпорэйшн» аттестациясе системасы буенча медицина оешмалары арасында бронза статус алу беренче очрак булды», — дип сөйләде «Кайдзен» үзәге директоры Алексей Суханов.

«Нуриевлар клиникасы» Татарстандагы, Россиянең башка төбәкләрендәге һәм БДБ илләрендәге медицина оешмалары белән япон менеджменты технологияләрен кулланылышка кертү тәҗрибәсен даими уртаклаша.




На правах рекламы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100