news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Медведев тизлекнең билгеле бер чиген билгеләү мәсьәләсенә ачыклык кертергә кушты

Рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 10 километрга арттырган өчен штраф кертү мәсьәләсе Хөкүмәт комиссиясендә карала.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ). РФ Премьер-министры, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев тизлекнең билгеле бер чиген билгеләү мәсьәләсенә ачыклык кертергә кушты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

РФ Премьер-министры, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев Эчке эшләр министрлыгына һәм вице-премьер Максим Акимовка штраф салынмый торган чикне сәгатенә 20 чакрымнан 10 километрга кадәр киметү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне тагын бер кат карап чыгарга кушачагын белдерде.

«Машина йөртүче буларак, әйтә алам: минемчә, бу сәгатенә 10 километрны еш кына машина йөртүче сизми. Кайчагында хәтта спидометрда да бу күренми — спидомерт күрсәткечләре сикерә, хәрәкәтчән. Сүз бигрәк тә яңа булмаган машиналар турында бара», — диде Медведев.

«Штраф салынмый торган сәгатенә 20 км тизлек чамасын саклау мәсьләсе буенча әлегә төгәл карар кабул ителмәгән», — диде Медведев.

«Без хезмәттәшләребез белән анализларбыз дип уйлыйм, мин вице-премьер Акимовка һәм эчке эшләр министры Колокольцевка бу мәсьәләне тагын бер кат җентекләп — камера буенча да, тизлекнең үзгәрешләре буенча да сорауларны өйрәнсеннәр өчен йөкләмә бирәчәкмен», — дип өстәде ул.

Хәзерге вакытта рөхсәт ителгән тизлекне сәгатенә 10 километрга арттырган өчен штраф кертү мәсьәләсе Хөкүмәт комиссиясендә карала. Тулаем алганда, Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы бу инициативаны хуплый, чөнки лимит сәгатенә 20 километр булганда, хокук бозуларны теркәү чаралары төгәл эшләмәгән. Шуның белән бергә, Росавтодор ведомствосы һәм «Автодор» дәүләт корпорациясе штраф салынмаган тизлек кимегән очракта тизлек режимы арттырылачак федераль трассалар исемлеге турында фикер алыша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100