Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәү татарлары штабы күренекле галим Абдулхан Әхтәмҗанны искә алды
Мәскәү татарлары штабы резиденциясендә «Профессор Абдулхан Әхтәмҗан: Хәтер һәм мирас» темасына түгәрәк өстәл узды.
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары штабы резиденциясендә күренекле галим Абдулхан Әхтәмҗанны искә алдылар. Бу хакта Мәскәү татарлары Штабы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты мактаулы профессоры, күренекле галим, татар җәмәгатьчелеге аксакалы Абдулхан Габдрахман улы Әхтәмҗанның (1930-2018) туган көненә багышланган иде. 10 декабрьдә Абдулхан Әхтәмҗанга 89 яшь тулган булыр иде.
Түгәрәк өстәлдә галимнәр, шагыйрьләр, туганнары катнашты. Алар галим турында истәлекләрен сөйләде.
«Абдулхан Габдрахман улы Мәскәү татарлары өчен хөрмәтле һәм якын кеше иде. Татарлар штабы яңалыклары белән һәрвакыт кызыксынды. Без аны хәтерлибез һәм аның данлыклы исеме белән горурланабыз», - диде Мәскәү татарлары штабы лидеры Рөстәм Ямалиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз