news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кышын Казанда җиде чаңгы трассасы һәм 19 шугалак ачыла

Татарстан башкаласында 70тән артык хоккей тартмачыгы эшләячәк.

Кышын Казанда җиде чаңгы трассасы һәм 19 шугалак ачыла
архив

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Быелгы кышта Казанда 3 меңнән артык пар тимераякны прокатка бирү пунктлары булган тугыз ябык түбәле һәм ун ачык шугалак эшләячәк. Казан шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Быелгы сезонда беренчеләрдән булып «Ракета», «Хезмәт резервлары» һәм «Мотор» стадионнарында шугалаклар эшли башлады. Хәзерге вакытта Кремль яр буендагы шугалакның бер өлеше халыкны кабул итәргә әзер, калган өлешендә эшләр якын көннәрдә төгәлләнәчәк», - дип искәртте Салихов.

Докладчы тиздән Чирәмдәге хоккей үзәгендә, «Тасма» стадионында, «Черек күл» паркында һәм Имәнлек урамындагы тагын алты шугалакның әзер булачагын әйтте. Моннан тыш, 21 декабрьдә Казан ипподромы территориясендәге «Хан сарае»нда, ә 2020 елның гыйнварында Урман арты бистәсендәге «Солнечный» ял базасында да шугалаклар ачылачак.

Шугалаклардан тыш, Казанда 77 хоккей мәйданчыгы да эшләячәк. Аларның 68е әзер инде, калганнарында эшләр атна дәвамында төгәлләнәчәк. Кышкы чорда шулай ук җиде яктыртылган чаңгы трассасы ачу күздә тотыла.

«16 декабрьдә Үзәк стадион базасында 400 метр озынлыгындагы чаңгы трассасы ачылачак, анда 21-22 декабрьдә һәвәскәрләр арасында биатлон буенча тәүге ярышлар узачак», - дип сүзен йомгаклады Салихов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100