news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбычта инвалид бала тәрбияләүче аналар белән очрашу узды

Бүгенге көндә районда физик мөмкинлеге чикле булган 56 бала исәпләнә.

Кайбычта инвалид бала тәрбияләүче аналар белән очрашу узды
kaibicy.ru

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», «Кайбыя таңнары»). Инвалидлар ункөнлегенә старт бирелгәч, Кайбычта ел саен инвалид бала тәрбиялүче аналар белән җылы очрашу уза. Бу хакта район газетасы яза.

Бүгенге көндә районда физик мөмкинлеге чикле булган 56 бала исәпләнә.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин теләктәшлеге белән узучы бу очрашуны аналар ел саен көтеп ала. Чөнки, үзләре әйткәнчә, бер-берсе белән аралашалар, күңелендәгесен бушаталар, тормыш мәшәкатьләрен онытып торалар. Альберт Илгизәрович аларның барысын да олы йөрәкле аналар дип атады, алга таба да гел ярдәм итеп торачакларын белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек теләде.

Казан шәһәрендәге «Наз» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итү фонды директоры Нурания Сәйфетдинова бу юлы да аналарның барысына да бер кочак бүлмә гөлләре алып килгән иде. «Кайбычка яратып, ашкыным киләм. Чөнки монда барлык чаралар да оешкан төстә уза», — диде ул. 

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова авыру бала тәрбиялүче аналарга мөрәҗәгатендә: «Нинди генә проблемагыз булса да, хәбәргә керегез, без сезнең белән», — диде, телефон номерын да бирде.

Очрашу табын артында мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Аналарга район башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары, балаларына исә алар яраткан газета-журналларга подписка бүләк иттеләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100