Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апасның Олы Болгаер авыл җирлегендә яшәүче ханым Каз өмәсе хуҗабикәсе булып танылды
Районкүләм Каз өмәсендә ярминкәдә дә узды.
(Апас, 9 декабрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апаста районкүләм «Каз өмәсе» бәйгесен оештырдылар. Төрле авыллардан җыелган ханымнар төрле номинацияләр буенча сыналды. Каз өмәсенең хуҗабикәсе булып Олы Болгаердан Гөлүсә Гайфуллина танылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мәртәбәле жюри «Җитез», «Кыю», «Серле», «Шаян» номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләде. Һәр катнашучы лаеклы бәя алды. Җитез булып Урта Балтайдан Эльвира Җаббарова, кыю булып Тутайдан Гөлшат Нургалиева, серле булып Морзалардан Гөлназ Гатауллина, шаян булып Шыгайдан Алсу Камалиева табылды.
Районыбызның уңган китапханәчеләре Олы Болгаердан Гөлүсә Гайфуллина, Урта Балтайдан Эльвира Җаббарова, Тутайдан Гөлшат Нургалиева, Морзалардан Гөлназ Гатауллина, Шыгайдан Алсу Камалиева сәхнәгә күтәрелеп, үзләренең уңганлыкларын күрсәтте.
Уңган ханымнарның каз итеннән эшләнгән тәмле бәлешләре, өчпочмаклары, каз маенда пешерелгән кош теле, юкалары телеңне йотарлык тәмле иде. Ә каз мамыгыннан тегелгән гадәти булмаган киемнәренә күпләр кызыкты.
Чибәр, сөйкемле ханымнар сәнгать өлкәсендә дә оста булып чыктылар. Шәп итеп җырлыйлар, сыздырып-сыздырып гармунда уйныйлар, чын артистларча шигырь сөйлиләр. Һәр катнашучы үзенең серлелеге, булганлыгы, шаянлыгы, кыюлыгы, җитезлеге белән Апас тамашачысының күңелен яулады.
Шулай ук районкүләм Каз өмәсендә сату-күргәзмәләрдә зур тырышлык куйган Каратун авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре 1 урынга, Югары Акхуҗа авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре 2 урынга, Олы Болгаер авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре 3 урынга ия булдылар. Шулай ук активлык күрсәткән Урта Балтай, Биеш мәдәният йорты, Кабыккүпер, Шонгаты клубы хезмәткәрләре дә район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз