Кайбычта инвалид бала тәрбияләүче аналар хәйриячелек фонды оештыру тәкъдиме белән чыкты

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу идеяне хуплады һәм Яңа елдан соң әлеге мәсьәләне өйрәнәчәкләрен әйтте.
(Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Луиза Сөнгатуллина). Кайбычта инвалид балаларга ярдәм итүче хәйрия фонды оештырырга кирәк. Инвалидлар ункөнлеге кысаларында  узган очрашуда әниләр шундый тәкъдим ясады. Бу хакта "Кайбыч таңнары" хәбәр итә. 
 
Очрашу башланыр алдыннан иң элек шушы аналар балалары белән эшләгән кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык. Ниләр генә юк анда: картиналар да, уенчыклар да, үзләре бәйләгән киемнәр, рәсемнәр дә.
 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үз чыгышында бар назларын балаларына бирүче бу олы йөрәкле аналарга тирән рәхмәт сүзләрен белдерде. 
 
"Яңа елга санаулы гына көннәр калып барганда ел саен шулай бергә очрашабыз да, әнә шулай рәхәтләнеп аралашабыз, сезне аз булса да тормыш мәшәкатьләреннән арындырып торабыз, күңелегезне борчыган проблемаларыгызны тыңлыйбыз, ә без сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер",- диде ул.
 
Бәли авылнда яшәүче Анастасия Полякова барлык аналар исеменнән теләген җиткерде: "Инвалид бала тәрбияләү күп чыгымнар таләп итә. Чөнки кыйммәтчелек заманында яшибез, дарулар да кыйммәт, дәвалану да. Районда инвалид балаларга ярдәм итүче хәйрия фонды оештырырга кирәк". 
 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу идеяне хуплады һәм Яңа елдан соң әлеге мәсьәләне өйрәнәчәкләрен әйтте.