Татарстанда машина йөртүчеләрнең 70 проценты ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәтне үзе тәкъдим итә

Бу хакта бүген “Бирмәскә дә алмаска да” республика яшьләр ришвәтчелеккә каршы программасы координаторы Андрей Петухов белдерде

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Бүген Казанда волонтерлар һәм активистлар хәрәкәте “Бирмәскә дә алмаска да” акциясе уздырды. Ул ришвәтчелеккә каршы юнәлгән. Чараның төп максаты – машина йөртүчеләр арасында ришвәт бирүне туктату. Оештыручылар фикеренчә, алар үзләренең хокукларын белергә, якларга һәм акча “төртмәскә” тиеш.
Акциядә ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләре дә катнаша. Алар туктаткан машина янына килеп, егет-кызлар, 5 сораудан торган кыска гына сораштыру уздыра. Сораулар төрле: ришвәт бирәсезме, кем ришвәткә этәрә – йөртүчеме, инспектормы, юл кагыйдәләрен еш бозасызмы, сезне еш туктаталармы, әлеге яшьләр программасы сезнең фикерегезчә, юлларда ришвәтчелек санын киметергә ярдәм итәчәкме?
Мондый сораштырудан соң, оештыручылар җавапларны чагыштырып карый һәм уртак нәтиҗә ясый, мисал өчен, “Бирмәскә дә алмаска да” республика яшьләр ришвәтчелеккә каршы программасы координаторы Андрей Петухов сүзләренчә, Татарстанда машина йөртүчеләрнең 70 проценты ЮХИДИ хезмәткәрләренә ришвәтне үзе тәкъдим итә.
“Машина йөртүчеләр сорауларга алдашмыйча җавап бирә дип төгәл әйтә алам. Аларның күбесе, юлда андый-мондый хәл була калса, ришвәтне үзләре үк бирүне таный. Күп кеше гаепне ЮХИДИ хезмәткәрләреннән эзләргә гадәтләнгән. Янәсе, алар үзләре акча талый. Ләкин тәкъдим итүчеләр булганда, сораучыларның булачагы һәркемгә аңлашыла. Автомобилистлар ришвәтчелекнең тамырына балта чабуны үзләреннән башласыннар иде”, - дип белдерде ул, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.
Акция икенче тапкыр уздырыла. Беренче мәртәбә аны 2011 елның апрель аенда башлап җибәргән булганнар.
Быел Казанда ул өч ноктада үтә – төп уздыру урыны Меридианная урамында, калган икесе – Павлюхин урамындагы Г. Тукай исемендәге Филармония концертлар залы каршысында һәм Уң як Болак урамының иң башында. Һәр ноктада 4-5 волонтер эшли. Шунысын да искәртеп узарга кирәк – Казаннан тыш, бу чара Бөгелмә, Зәй, Яр Чаллы шәһәрләрендә дә уздырыла.
“Бирмәскә дә, алмаска да” акциясе 6нчы декабрьдән үз эшчәнлеген башлап җибәргән, бүген аның соңгы көне. Оештыручылар әйтүенчә, чара дәвамлы булачак – аны киләсе елда да уздырырга планлаштыралар.
Ришвәт бирмәүче автомобистларга акция уздыручыларның үз бүләге бар. Ул ришвәт бирмәүләрен ассызыклаучы ябыштыргыч плакат һәм фонарьләр. Беренчеләренең саны 2000 булса, фонарьләрне чара өчен махсус 1000 данәдә эшләткәннәр. Нәкъ мондый бүләк бирүләренең дә үз сере бар – гаделләр күләгәдә калмаска тиеш.
Акциянең иганәчесе – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы.