Сарманда “Сайлау процессының хокукый нигезләре һәм участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру” темасына семинар узды

Семинарда участок сайлау комиссияләренең хокуклары, аларның эшләре турында сораулар каралды

 (Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Сарман муниципаль районы Советында “Сайлау процессының хокукый нигезләре һәм участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру” темасына семинар узды.
Кереш сүз белән Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров чыгыш ясады. Шулай ук семинарда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе - Әгъзам Гобәйдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең оештыру-методик бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева катнаштылар.
Семинарда участок сайлау комиссияләренең хокуклары, аларның эшләре турында сораулар каралды, дип хәбәр итә “Сарман” газетасы.