Азнакайда СПИД белән авыручы 183 кеше теркәлгән

Шуларның 6 сы - балалар

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). Азнакай районында ВИЧ-инфекция белән авыручы 183 кеше теркәлгән, шуларның 6 сы - балалар.
Агымдагы елда янә 13 очрак ачыкланган.
ВИЧ гадәти аралашу шартларында күчми.
Әлеге инфекция җенси мөнәсәбәтләр, кан аша һәм анадан балага (авырлы чорда, бала тапканда һәм имезгәндә) күчәргә мөмкин, дип хәбәр итә “Маяк” газетасы.