Тәтеш авылларында мәчеткә керү юлында күпер салдылар һәм яңа капка куйдылар

Авылда яшәүчеләр алар янында яхшы күңелле, юмарт кешеләр яшәвенә шатлана.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Тәтеш районының Килдеш авылында Кирәмәт чишмәсенә күпер салынган. Хәзер авыл кешеләре һәм кунаклар чишмә суына уңайлы күпер аша киләләр. Бу хакта «Авангард» газетасы яза.

Яңа күпер «Авангард» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Виктор Абрамов акчасына урнаштырылган.

Сөендек авылы халкы шулай ук игелекле эшләре белән таныла. Дамира белән Фәиз Арслановлар җирле мәчеткә керү юлында яңа капка куйган.

«Дамира апа белән Фәиз абый „Әниләр чишмәсе“ территориясен дә карап тора. Алар авылдашлары Әнвәр Шәрәфетдинов белән мәчет янына койма тоттылар, аларга студент Ильяс Шәйдуллов та ярдәм итте», — дип сөйләде авылдашларының изге эшләре турында Люция Хәлиуллова.

Авылда яшәүчеләр алар янында яхшы күңелле, юмарт кешеләр яшәвенә шатлана.