Россиядә вице-премьерлар санын унга кадәр арттырдылар

2020 елның 22 гыйнварында кабул ителгән указ буенча РФ Премьер-министрының тугыз урынбасары бар иде.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин вице-премьерлар санын унга җиткерде, аларның берсе – беренче вице-премьер. Кремль сайтында чыккан указда шул хакта хәбәр ителә.

Моңа кадәр РФ Премьер-министрының тугыз урынбасары бар иде.

«РФ Хөкүмәте Рәисенең 10 урынбасары бар. Шуларның берсе – РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары – РФ Хөкүмәте аппараты җитәкчесе», - дип хәбәр ителә документ текстында.

Документ имзаланган көннән үз көченә керде.

Бүген Владимир Путин шулай ук РФ транспорт министры Евгений Дитрихны, РФ табигый ресурслар һәм экология министры Дмитрий Кобылкинны, шулай ук РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушевны отставкага җибәрде. Аларның соңгысы РФ Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде.