Мишустин Россия төзелеш министры вазифасына Ирек Фәйзуллинны билгеләргә тәкъдим итте

Ирек Фәйзуллин 2010-2020 елларда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифасын биләде.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россиянең дүрт министры вазифасына кандидатларны Дәүләт Думасы каравына тапшырды. Татарстанның элекке төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына билгеләргә тәкъдим ителә. Бу хакта РФ Хөкүмәте башлыгы вице-премьерлар белән иртәнге киңәшмәдә хәбәр итте.

«Федераль министр вазифаларына билгеләү турында берничә тәкъдим керде. Николай Григорьевич Шульгинов — энергетика министры, Ирек Әнвәр улы Файзуллин — төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, Виталий Геннадьевич Савельев — транспорт министры, Александр Александрович Козлов табигый ресурслар һәм экология министры вазифасына тәкъдим ителә», — диде Мишустин.

Россия Премьер-министры билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән кандидатларның төрле тармаклардагы бурычларны хәл итүдә бай тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, алар элекке эш урынында да үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

Ирек Фәйзуллин 2010-2020 елларда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифасын биләде. Гыйнвар аенда ул Россия төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде. Ирек Фәйзуллин Казанда эшләгән чорда Универсиаданың спорт корылмалары, «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге һәм башка объектлар төзелде.