2021 елда Казан үзәгендәге веломаршрутны Горький паркына кадәр озынайтачаклар

Татарстан башкаласында велосипед маршрутларының гомуми озынлыгы 75 чакрым тәшкил итәчәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Киләсе елда Казан үзәгендәге веломаршрутны Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркына кадәр озынайту күздә тотыла. Татарстан башкаласы баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Зур Кызыл урамы буйлап велополоса формалаштыру велосипед инфраструктурасын үстерү проектының дәвамы булды. Анда велоэлемтәне тагын да төгәлрәк масштабта Горький паркыннан Ирек мәйданындагы гамәлдәге боҗралы веломаршрутка кадәр оештыру мөмкинлеге каралды», - диде Кадыйров.

Аның сүзләренчә, финанслау белән тоткарлыклар булмаган очракта әлеге проектны киләсе елда ук гамәлгә ашыру мөмкинлеге туачак.