420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 10 ноябрьдә, республикада һәм Казанда урыны белән төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Татарстан территориясендә салкынча һава торышы сакланачак, явым-төшемнәр көтелми.
Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы -7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -1.. +4 градус тәшкил итәчәк. Республиканың көньяк-көнбатышында – җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.