Актаныш блогеры Алмаз Нурлыев улына Минтимер дип исем кушкан

Алмаз Нурлыевның улы 1 ноябрь көнне туган.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Актаныш блогеры Алмаз Нурлыев улына Минтимер дип исем кушкан. Бу хакта блогер үзенең социаль челтәрендәге шәхси битендә язган.

Алмаз Нурлыевның улы 1 ноябрь көнне туган.

Ул социаль челтәрдә 1 ноябрь көнне "Лидиякәем, рәхмәт улым Тимур өчен", - дип язган. Кичә, 8 ноябрь көнне, Актаныш мәчетендә улларына Минтимер дип исем кушу таныклыгын күрсәткән.