9 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов катнашында "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумы ачылды, Россия Хөкүмәте 2020 елга эшсезлек буенча пособиеләр күләмен билгеләде.

Россия Хөкүмәте 2020 елга эшсезлек буенча пособиеләр күләмен билгеләде / Пособиенең күләме - 1,5-8 мең, пенсия алды яшендәге кешеләргә исә 11,28 сумга якын тәшкил итәчәк.

Татарстан хуҗалыкларында 2020 елгы кыр эшләренә әзерлек башланды / Хуҗалыкларның запас частьләр, ремонт һәм техник сервиска тоткан чыгымнары ел саен 3,5 миллиард сумга якын тәшкил итә.

Айсылу Мирхафизхан Брюссельдә халык биюләре буенча мастер-класс бирәчәк / Мәскәү «Татар кызы 2019» титулы иясе Брюссель сәхнәсендә балеттан фрагментлар тәкъдим итәчәк, татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре хакында сөйләячәк.

Рөстәм Миңнеханов катнашында "Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумы ачылды / Равил Әхмәтшин Рөстәм Миңнехановка ел саен катнашуы һәм яшьләргә үгет-нәсихәт биргәне өчен рәхмәтен җиткерде.

Чүпрәле районының Каракитә авылы фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррисне искә алды / Шагыйрьнең 100 еллыгын төбәкара фәнни-гамәли конференция форматында билгеләп үттеләр.

Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды / Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионкасы "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында катнаша.