Лениногорскида алдынгы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Полиция хезмәткәрләре шәһәрнең Мәдәният сараенда бәйрәм итте.
(Лениногорск, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорскида полиция хезмәт алдынгыларына  дәрәҗәле исемнәр, медальләр, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. Бу турыда район басмасы яза.Полиция хезмәткәрләре шәһәрнең Мәдәният сараенда бәйрәм итте. Мәдәният сарае, полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре оештырган җырлы-моңлы концерт та тәкъдим ителде.