Татарстанда студент отрядлары эшен иң яхшы яктыртучыларны ачыклыйлар

Гаммәви мәгълүмат чаралары арасында игълан ителгән бәйгенең гомуми приз фонды 230 мең сум тәшкил итә.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда студентларның хезмәт отрядлары хәрәкәте эшчәнлеген иң яхшы яктыртучыларны ачыклау максатыннан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында республика бәйгесе игълан ителде. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Конкурс әлеге хәрәкәтнең тотрыклы уңай имиджын формалаштыруга юнәлдерелгән. Бәйгене Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге оештыра.

«10 декабрь — бәйгегә гаризалар тапшыруның соңгы көне. Ел ахырында нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак», - дип искәртте Ринат Садыйков.

Конкурс 1 февральдән 10 декабрьгә кадәр «интернет-басмалардагы иң яхшы язма», «вакытлы матбугат басмаларындагы иң яхшы язма», «иң яхшы телесюжет», «радиода иң яхшы мәгълүмати чыгарылыш» һ.б. номинацияләр буенча үткәрелә. Бәйгенең гомуми приз фонды – 230 мең сум.