"Татар-информ"да ир-атларда онкоавырулар профилактикасы буенча матбугат конференциясе уза

7 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Татарстанда ир-атлар арасында онкоавыруларны кисәтүгә багышланган “Бородабрь” акциясе уза.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 10 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе ир-атларда онкоавырулар профилактикасы буенча “Бородабрь” акциясенә багышлана.

Матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков, “Мы вместе – без бергә” автономлы коммерцияле булмаган онкоавыруларга ярдәм итү оешмасы җитәкчесе Юлия Ивашкевич җавап бирә.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кеше видеога шәрехләрдә кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.