Питрәчтә иске зиратның коймасын яңартуга керештеләр

Үзара салым җыю буенча чираттагы референдум 19 ноябрьгә планлаштырылган.

(Питрәч, 9 ноябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шәрипова). Узган елның ноябрендә, республиканың күп кенә авылларындагы кебек, бездә дә референдум үтте. Анда күпчелек халык үзара салым җыюны хуплап чыкты. Безнең районда салымнарны болай да түлибез бит инде, тагын акча җыю нәрсәгә кирәк диючеләр бик аз. Чөнки моңа аңлатма бик гади: салымнар беркайчан да бар нәрсәгә дә җитми. Әгәр авылда ашыгыч рәвештә юлларны рәтлисе яки су башнясын яңартасы булса, бу эш өчен планлы акчалар килеп җиткәнен көтмичә, акча җыюың яхшырак. Гражданнар җыеннарында безнең районның күпчелек авыл халкы 500әр сум җыелырга хәл итте, ә менә Татар Казысында һәр кешедән 2000әр сум җыярга булганнар. Авыл халкыннан җыелган һәр суммага республика казнасыннан дүрт сум өстәлүе бик яхшы, дип яза җирле басма.

– Агымдагы елның 1 апреленә без питрәчлеләрдән 903 400 сум акча җыюга ирештек. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән средстволар белән бергә гомуми сумма 4 миллион 525 мең сум тәшкил итте, – диде Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Рафиков.

Питрәчлеләрнең күбесе инде игътибар итәргә өлгергәндер, быел бездә каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклау өчен күп кенә мәйданчыклар реконструкцияләнде. Бу максатларга үзара салым средстволарыннан 2 миллион 575 мең сум тотарга планлаштырылган булган. “Эгида” ҖЧҖ җиңгән аукционнан соң, 17 чүп-чар мәйданчыгын реконструкцияләргә кирәк булган сумма 1 миллион 589 мең сум тәшкил иткән. Әлеге яңа мәйданчыкларга 136 яңа чүп-чар контейнеры сатып алырга карар ителгән булган, бу 985 мең сум булган. Монда торгларны безнең Питрәч “Пресс” ҖЧҖ җиңгән, алар 980 мең сумлык контейнерлар куячак. Бүгенге көндә чүп-чар контейнерларын реконструкцияләү эшләрен һава шартларына бәйле рәвештә вакытлыча туктатып торганнар. Ә Питрәчтәге иске зиратның коймасын ремонтлау эше белән “Рукон” ҖЧҖ шөгыльләнәчәк. Мондагы эшләр суммасы 1 миллион 316 мең сум тәшкил иткән. Төзүчеләр инде иске койманы сүткәннәр.

Монда элек торган металл корылмаларны Шихазда авылы зираты коймасын яңартуда кулланачаклар. Әлегә аларны вакытлыча саклау урынына җибәрәләр.

Хәзерге вакытта Питрәчтәге иске зират инде ябык, анда туганнар каберләрендә генә җирлиләр.

- Зират, нәкъ авыл уртасында урнашкан дип әйтергә була. Шуңа күрә, беренче чиратта, аны тәртипкә китерергә карар ителде. Ул барлык периметр буенча яңа койма белән коймалап алыначак шулай ук яңа баганалар куячакбыз, металл штакетниклар кулланылачак. Янәшәдә яңа чүп-чар мәйданчыгы да урнаштырачакбыз, - диде Али Фатыхович.

Әлбәттә инде, яңарту эшләреннән соң, кешеләр чүп-чарны нәкъ зират коймасы янына ташламаячак, киресенчә, иске венокларны махсус билгеләнгән урынга ташлар, дип ышанасы килә.

Халыктан җыелган һәм бюджеттан өстәлгән акчаларның бер сумы да югалмаячак. Үзара салым программасының барлык средстволары туган авылыбызны төзекләндерүгә тотыла. Калган акчаларны Питрәчтәге мөселман зиратын яңартуга юнәлдерергә планлаштыралар.

Үзара салым җыю буенча чираттагы референдум 19 ноябрьгә планлаштырылган, диелгән район хәбәрендә.