Кыргызларның 95 проценты үзен мөселман дип саный - Кыргызстан вәкиле

Кыргызстан вәкиле Казандагы халыкара конференциядә 19нчы гасырда кыргыз дәүләтендә Ислам таралышында татарларның ролен билгеләп узды.

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан федераль университетының Попечительләр советы залында “Мультимәдәни дөньяда ислам” форумы кысаларында “Совет чорыннан соң яшьләрнең дерадикализациясе проблемалары” темасына халыкара конференция уза.

Модераторлар буларак, аны Татарстан Республикасының Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев, профессор, Казан федераль университетының Islamika үзәге директоры урынбасары Айдар Хәбетдинов, КФУ ректорының куркынычсызлык һәм халыкара хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Ришат Гузейров алып бара.

Сәяси фәннәр докторы, Кыргызстан Республикасы Президенты каршында Дәүләт идарәсе академиясе профессоры Бактыкан Торогельдиева “Бүгенге көнге Кыргызстанда ислам диненең тоткан урыны: чынбарлык һәм рисклар” темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул кыргыз дәүләте тарихында сайлауларның беренче тапкыр альтернатива нигезендә зур конкуренция белән узганын билгеләп узды. “Бу безнең дәүләтнең демократия юлы буенча уңышлы баруын ассызыклады. Безнең дәүләттәге демократик үзгәрешләр исламның сәяси процесста йогынты ясаучы алшартның берсе булуын күрсәтте. Кыргызстан яшьләре бүген башлыча үзен мөселман буларак тәкъдим итә. Кыргызларның бүген 95 проценты үзләрен мөселман дип саный”, - диде Бактыкан Торогельдиева. Ул алкоголизм, фахишәлек, оешкан җинаятьчелек, наркомания кебек күп кенә тискәре күренешләргә каршы көрәштә, социаль тигезселекне җиңүдә мөселманлыкның куәтле фактор булуын ассызыклады.

Исламның Кыргызстанда таралышы мәсьәләсендә ул тарихка күз салып, 751 елда булган Таласс сугышында гарәп һәм төрекләрнең Кытай армиясен җиңгәннәрен искәртте. Докладчы әйтүенчә, ислам керүнең чишмә башы шул елларга туры килә. “955 елда Карахан каганатлыгында Ислам дәүләт дине булып игълан ителә. Кыргызлар ханәфи мәзһәбенең сөнниләр юнәлешен сайлый. 17-18-19 гасырларда Ислам тагы да ныгый. Төньяк һәм көньяк Кыргызстанда ислам таралышы төрлечә, бер-берсеннән аерыла. 19 нчы гасырда Россия империясе колонизациясе чорында Ислам таралышында мөселман татарлар зур роль уйнады. Аларның Кыргызстан территориясендә мәчет һәм мәдрәсә ачылышында өлеше зур. Совет чорында ислам сүлпәнәя, 1991 елда суверен дәүләт формалашкан чорда, Кыргызстан территориясендә нибары 40 мәчет һәм мәдрәсә булган. 1991 елда республика суверенитеты кабул ителгәндә, дин тотуның иреге турында закон кабул ителә. 1993 елда Кыргызстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оеша. Бу вакытта мәчетләр, мөселман мәктәпләре һәм мәдрәсәләр төзелеше башланган”, - дип белдерде Бактыкан Торогельдиева.

Аның сүзләренә караганда, Кыргызстанда дини оешмаларның тигез хокуклыгыгын тәэмин итүгә ирешелгән. “Аннары Ислам рәсми төстә традицион булмаган дини агымнар тарафыннан һөҗүмгә дучар була башлады. Бүген Кыргызстан территориясендә рәсми рәвештә 30 дан артык дини конфессия гамәлдә”, - дип докладчы легаль булмаган рәвештә эшләүче дини оешмалар да булуын яшермәде.Алар -  “Аль- Каида”, “Хизб-ут-Тахрир”, ваххабчылар һәм башкалар.

Бактыкан Торогельдиева Кыргызстанда бүген 6,5 млн кеше яшәгәнен, 2160 мәчет, мәдрәсә һәм төрле дини оешмалар булуын әйтте. Кыргызстанда 1 ислам университеты, 9 ислам институты, 102 мәдрәсә бар.

Экстремистик оешмалар белән бәйле проблемаларга тукталып, ул 2015 елда кешеләрне ИГИЛ га җәлеп итүче төрле экстремистик оешма тарафдарларын тоткарлаулар еш булганын әйтте. Бактыкан Торогельдиева бүген Кыргызстанның 600 гражданы Сирия һәм Гыйракта хәрби хәрәкәтләр зонасында булуын белдерде. 2016 елда Кыргызстанның Эчке эшләр министрлыгы 1700 кешенең эшчәнлеген контрольдә тотканын, Интернет челтәре аша экстремистик идеяләр таралышы күзәтелгәнен билгеләп узды.

Конференциядә Грузиядә, Әзербайҗанда яшьләрнең радикальләшүе сәбәпләре, моңа каршы тору турында Грузиянең Батуми шәһәреннән Батуми дәүләт университеты мөгаллиме Асланидзе Абесалом, Әзербайҗанның Баку шәһәреннән Әзербайҗан дәүләт телләр институты вәкиле Солмаз Рөстәмова-Тогиди сөйләде.

“Мультимәдәни дөньяда ислам” VII халыкара форумы Казанда 8-11 ноябрь көннәрендә уза. Иртәгә аның пленар утырышы көтелә.