Иртәгә республикада урыны белән томан булачак

Республикада явым-төшем күзәтелми.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ").Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 10 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә.

Явым-төшем көтелми. Аерым районнарда томан булачак. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан исә, талгын. Татарстанда төнлә минималь һава температурасы -2..-7, көндез максималь температура -2..+3 градус булачак.

Казанда да алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми, томан төшә. Һава температурасы төнлә -2..-4, көндез +1..-1 градус булачак, дип җиткерә синоптиклар.