Ирек Шәрипов: Татарстанда үз халкыбыз өчен татар телен белү гадәти хәл булырга тиеш

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры, тел белү культурасы, тәрбиясе аксый, дигән фикерне алга сөрә.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). "Тел белү культурасы, тәрбиясе аксый..." ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов "Татар-информ" хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

"Чит илләрдә һәммәбезгә дә булырга туры килә. Һәрберебез гаҗәпләнәдер инде. Шул ук Төркия, Мисыр, Кипр булсынмы – кайсы илне алсаң да, кайсы кибеткә генә керсәң дә, уртакул гына, уртача гына белемле сатучы, әгәр дә кибеткә кергән сатып алучы Германиядән килгән кеше булса, аның белән немецча сөйләшә башлый, Гарәбтән килгән кеше булса гарәпчәгә инглиз булса инглиз теленә күчә. Гап-гади кием сатучысы, хезмәткәр дә дүрт-биш тел белүне үзе өчен гап-гади бер эш дип саный. Күрәсең, ул зур дәүләттә яшәүче кешенең психологияседер инде", – ди Ирек Шәрипов.

Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

Америкада да шундый психология, ди ул. Шулай ук ул халыкка күптеллелек психологиясен кертергә кирәк дип саный.

"Бер зур делегация белән анда булырга туры килде. Безнең беренче юморыбыз, шаяруыбыз американнардан шул булды: үз телләреннән башка бер тел дә белмиләр һәм кирәк дип тә санамыйлар, чөнки алар: “Без иң бөек дәүләттә яшибез, нигә безгә башка телне өйрәнү”, – дип уйлый.

Бу психология бездә дә бар, ягъни бер рус телен белсәң, шул җитә, дигән психология илебездә яшәп килә. Күптеллелек психологиясен шулай ук кертергә кирәк. Бүгенге көндә Татарстанда үзебезнең җиде миллионлык халкыбыз өчен татар телен белү гадәти хәл булырга тиеш. Бу норма дигән фикерне халыкка сеңдерү бик мөһим".