Чирмешән районында 45 егет һәм кыз паспортлы булды

Ел башыннан 162 егет һәм кыз шундый документка ия булган.

 (Чирмешән, 9 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 54 егет һәм кыз паспортлы булды, дип яза җирле басма.

Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Конституциясе бәйрәмнәре алдыннан районның 45 яшь кешесенә төп документ – паспорт тапшырылды. Ел башыннан 162 егет һәм кыз шундый документка ия булган.

Паспорт тапшыру тантанасы – яшүсмерләр өчен генә түгел, ата-аналар өчен дә дулкынландыргыч вакыйга.

-Икенче кызым да паспортлы булды, бу - безнең өчен шатлык, - ди Чирмешәннән Эльвина Шакирҗанованың әнисе Эльмира. – Ул инде үзенең зур, балигъ кеше булуын, эшләгән эшләре өчен үзе җавап бирәчәген аңлый.

– Кулыма шундый документ алу – миңа да зур шатлык, - ди Иске Үтәмештән Марат Сәгыйров. – Аңлыйм, минем хокукларым белән бурычларым да артты.

Паспорт алучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова һәм Федераль Миграция хезмәтенең территориаль пункты җитәкчесе Наилә Мәссаровалар котлап, паспортның шәхес хакында мәгълүмат бирүче төп документ булуы, аны кадерләп сакларга кирәклеге турында сөйләделәр.