Биш ел эчендә Татарстаннан контракт буенча хәрби хезмәткә 45 хатын-кыз киткән

Хәрби хезмәткә сайлап алганда таләпләр ир-атларга да, хатын-кызларга да бер үк диярлек.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Татарстаннан һәр елны Россия Хәрби көчләре сафына контракт буенча 800дән алып 1400гә кадәр кеше алына. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алыну пункты җитәкчесе, подполковник Виталий Елагин сөйләде.

“Төп масса, билгеле, ир-егетләр. Алар армиядән соң бара. Бездә шулай ук хатын-кыз кандидатлар да булды. Биш ел эчендә Татарстаннан контракт буенча хәрби хезмәткә 45ләп хатын-кыз китте”, – лип сөйләде Елагин.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алганда таләпләр ир-атларга да, хатын-кызларга да бер үк диярлек: нык сәламәтлек, канун белән проблемалар булмау, яше 18дән 40ка кадәр, хәрби частька кирәкле белгечлеге булу. Бердәнбер аерма – физик әзерлек буенча нормативлар хатын-кызларга җиңелрәк.

Моннан тыш, Россия Хәрби көчләрендә барлык вазифалардагы урыннарны хатын-кызлар алыштыра алмый. Белеменә карап, алар хәрби хезмәт үтә ала торган исемлек бар. Әмма андый аерма күп түгел”, –дип билгеләп үтте Виталий Елагин.

“Хәрби кием кияргә теләге булган хатын-кызлар исә арта бара”, – дип өстәде подполковник.