Александр Ткачев: Россия 5 елдан соң үз-үзен сыр белән тулысынча тәэмин итәчәк

Ткачев Мәскәү өлкәсендә сыр кластерын булдыру һәм зур булмаган сыр заводларын үстерү планнары хакында сөйләде.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия 5 елдан соң үз-үзен сыр белән тулысынча тәэмин итәчәк. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев шундый фаразын җиткерде, дип яза «Известия».

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта илдә берничә зур сыр заводы төзелә.

Ткачев Мәскәү өлкәсендә сыр кластерын булдыру һәм зур булмаган сыр заводларын үстерү планнары хакында сөйләде.

Шул ук вакытта, министр үзебезнең продукция файдасына чит илдән кертелә торган сырдан тулысынча баш тартмаска кирәк дип саный.

Исегезгә төшерәбез, 4 октябрьдә Ткачев өч елдан соң Россиядә пармезан җитештерү җайга салыначагын белдергән иде. Нәтиҗәдә, әлеге сырны читтән кертү ихтыяҗы булмаячак.