9 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Арчада яңа мәктәп ачылды, Япониядә татарлар турында китап чыкты, Фәрит Бикчәнтәев лауреат булды, Грузиядә хиҗап проблемасы юк.

Татарстан Президенты һәм Актүбә өлкәсе Хакиме хезмәттәшлек турында килешү имзалады/Килешүне имзалау тантанасы Россия һәм Казахстанның XIV төбәкара хезмәттәшлек форумында узды.

Арча районында 500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды/Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә яңа мәктәптәге татар теле дәресеннән видео урнаштырды.

Айдар Гайнуллин Riverdance шоу мисалында татарча дөньякүләм шоу ясарга хыяллана/Ул София Гобәйдуллина исемендәге "Concordia" халыкара фестивальнең икенче концертында катнашты.

Япониядә татарлар турында "Tatarstan Fanbook" дип исемләнгән китап басылып чыкты/Татар дөньясы японнарга әлегә кадәр таныш түгел иде, ди авторлар.

Казанда Сара Садыйкова жырлары тупланган китап тәкъдим ителә/Актерлар йортында узачак җыр кичәсендә композиторның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре яңгыраячак.

Фәрит Бикчәнтәев Станиславский исемендәге халыкара премия лауреаты исеменә лаек булды/Г.Камал театрның баш режиссерына әлеге исем театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән өчен бирелде.

Грузиядә хиҗап проблемасы юк, киясе килгән кеше кия – Казандагы конференциядә катнашучы/Асланидзе Абесалом Грузиядә хиҗап киюне тыю белән бәйле бары бер очрак булганын әйтте.

Татар эстрадасы артистлары хосписка күчтәнәч илтте/Әлеге очрашу 28 ноябрьдә Казанда узачак "Мең рәхмәт!" хәйрия концерты уңаеннан оештырылды.