25 ел элек татар теленең статусын бик нык күтәрү кирәк иде – Ирек Шәрипов

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикер җиткерде.

(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). "25 ел элек татар теленең статусын бик нык күтәрү кирәк иде, чөнки ул вакытта татар теленең статусы шул дәрәҗәдә түбән, аннан да түбән төшәргә мөмкин түгел иде. Бу халыкта бары тик нәфрәт кенә уятты", – диде ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында.

"Илебезнең, татар халкының киләчәге булсын өчен, ул вакыттагы килешү – ул тип-тигез итү өчен кирәк иде. Бүгенге компромисс, күрәсең, заманның хәзерге халәтенә бер җавап. Әмма һәрбер хәрәкәт дулкын сыман бара. Чыннан да 25 ел эчендә үзебезнең дә кимчелекләребез көчле булды, танымыйча ярамый. Мөмкинлекләр күп иде. Без аларның бик аз өлешен генә куллана алдык. Заманча укыту методикалары да, бик популяр булган мәгълүмат чаралары да, бик популяр булган сәнгати проектлар да, кызганычка каршы, тиешле дәрәҗәдә тумады. Халкыбызның күп өлеше бүген битараф массага әверелеп бара иде. Бу халәт халыкны әле бераз уятып җибәрде", – диде Ирек Шәрипов.