Мөхәммәтшин Идел буе округы Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты

Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоконференция элемтәсе буенча Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең Закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты.

Утырышны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде. Утырышны ачып, вәкаләтле вәкил Дәүләт Думасына, төбәк һәм муниципаль вәкиллекле органнарга узган сайлауларның быелның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булуын искәртте. Ул «округта яшәүче 12,5 миллионнан артык кешенең тавыш бирүдә катнашуын, Идел буе федераль округында сайлаучыларның активлыгы гомумроссия күрсәткеченнән югары булуын һәм 55,9 процент тәшкил итүен» әйтте.

Вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путин аграр тармактагы уңышлар, җирдә яшәүче кешеләргә өстәмә ярдәм чаралары һәм аларның яшәү шартларын яхшырту кирәклеге турында күп тапкырлар әйтә килде.

Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышу нәтиҗәләре буенча парламентарийлар «Авыл территорияләрен комплекслы рәвештә үстерү» дәүләт программасын 2030 елга кадәр озайту һәм авыл хуҗалыгы үсешен стимуллаштыру өчен (аерым алганда, авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге территорияләрдән тагын да нәтиҗәлерәк файдалану хисабына) законнарга үзгәрешләр кертү кирәклеге турында үз фикерләрен белдерде.