Түбән Камада төзелештә маляр һәлак булганнан соң, компания башлыгына штраф салганнар

Фаҗига июль ахырында төзелеш баскычларын сүткәндә булган.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Түбән Камада төзелештә маляр һәлак булганнан соң, компания башлыгына штраф салганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Фаҗига 23 июльдә Түбән Камада булган. Төзелеш баскычларын сүткән вакытта штукатур-маляр егылып төшә. Күп санлы имгәнүләр алган хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып китәләр. 11 көннән соң ул вафат була.

Төзелеш фирмасы башлыгының бу хәл турында прокуратурага да, полициягә дә хәбәр итмәгәне ачыклана.

Әлеге фаҗига буенча «Строймонтаж-Инжиниринг» компаниясенә һәм аның башлыгына карата «Хезмәт саклау буенча Россия федераль законнарында һәм норматив-хокукый актларда каралган дәүләт таләпләрен бозу» маддәсе нигезендә административ хокук бозу турында эш ачылган.

Суд компаниягә һәм аның башлыгына 53 мең сум штраф салды.